Бүген, шәгъбан аеның 3-нче көнендә (16-нчы мартта), Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә татар теленнән ачык дәрес үткәрелде. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап уздырылган әлеге чарада Нәзарәт, Бөтендөнья татар конгрессы, район хакимияте вәкилләре катнашты. Ачык татар теле дәресе “Ризаэтдин Фәхретдин – бөек татар дин галиме” дигән тема астында узды. Мәдрәсәнең II-III курсларында белем алучы 10 кыз һәм 7 егет дәрес дәвамында Ризаэтдин Фәхретдиннең бай мирасы, үгет-нәсыйхәтләре белән танышты, галимнең әдәп-әхлакка кагылышлы хезмәтләреннән өзекләр сөйләп күрсәтте. Дәресне мәдрәсәнең татар теле мөгаллимәсе Гөлназ Гыйльманова алып барды. Укучыларның белем дәрәҗәсен, активлыгын, иҗади сәләтләрен югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илгиз Халиков ачык дәресне оештыручыларга һәм мәдрәсә җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә Риза Фәхретдин турында ачык дәрес узды
16 март 2021 ел 17:35
Соңгы яңалыклар
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә Газзә азатлыгы, МХО-дагы Россия солдатлары һәм республика Рәисе өчен дога кылды
05 июнь 2025 ел 13:14
Гает мөбарәк булсын: Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда гает намазыннан соң шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак
05 июнь 2025 ел 09:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы













