Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә (5 июнь), Гарәфә көне – хаҗ вакытында Гарәфә үзәнлегендә тору – билгеләп үтелә. Бу урыннарга хаҗ кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.
Татарстан хаҗилары Гарәфәгә исән-имин килеп җитте һәм көне буе монда догада булачак. “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗилары, гадәттәгечә, монда өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кыла. Быел алар Аллаһка догаларын Фәлыйстиндәге фаҗигагә, махсус хәрби операция кырларындагы сугышчыларга һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка багышлады. Хаҗилар, бергәләшеп, Аллаһтан, ялварып, Газзәдә җәберләнүгә дучар булган мөселманнар өчен котылу һәм азатлык, Фәлыйстиндә тынычлык урнашуын һәм дин кардәшләребезнең газапларына чик куелуын сорап дога кылды. Алар шулай ук МХО зонасындагы Россия солдатларын яклауны, гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуын һәм дошманны тизрәк җиңүне сорап, Ватанның чәчәк атуы өчен дога кылды. Татарстан мөселманнары Гарәфәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен аерым дога кылды. Алар, татарстанлылар өчен хаҗ оештырудагы ярдәме өчен, аның ислам динен куәтләүдәге һәм җәмгыятьтә төрле милләтләр арасында тынычлыкны саклауга юнәлтелгән эшләрендә – Аллаһтан ярдәм, әҗер-савап һәм рәхим-шәфкать сорап дога кылды.
Гарәфә көне тәмамланганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баеганда, хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә ачык һавада төн үткәрергә китәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә таш ыргыту йолаларын дәвам иттерү өчен, әйләнеп кайтачак, алар ташны бары тик җәмәрат әл-гакабәгә генә ыргытачак.