Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен оештырылган белелм арттыру курсларын тәмамлаучылар квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм сертификатлар тапшырдылар. Әлеге курслар дүртенче тапкыр оештырылды.
РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөгаллимнәргә мөселман яшьләрен укытуда авыр хезмәте һәм әлеге курсларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
– Сез яшь буынга ислам нигезләрен өйрәтү һәм тәрбияләү буенча мөһим эш башкарасыз. Бу җаваплы хезмәтегез өчен без сезгә бик рәхмәтле. Шул ук вакытта сез белелмнәрегезне арттыруга да вакыт таба аласыз. Дәресләр сезнең өчен файдалы булгандыр дип ышанабыз, – диде ректор.
РИИның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина белем алучылар курслар һәм, гомумән, югары уку йорты турында бик күп уңай фикерләр калдырган.
– Оештыручыларыбыз, мөгаллимнәребез, Диния нәзарәте вәкилләренең һәм мөхтәсибәтләрнең бердәм эшләве әлеге курсларны югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирде. Без дүрт агымда Татарстанның төрле районнарыннан мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 60 мөгаллимне укыта алдык. Алар институт, безнең укытучылар турында да бик уңай фикерләр калдырды. Күпләр үзләре дә безгә укырга керергә, балаларын һәм оныкларын җибәрергә әзер булуын белдерде. Әлеге курсларда катнашырга теләүчеләр дә күп булды, әмма урыннар чикле булу сәбәпле, без барысын да кабул итә алмадык, әмма киләчәктә аларны чакыра алырбыз дип өметләнәм, – диде Нәзирә Гыйззәтуллина.
Белем арттыру курслары Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырылды.