Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

06 июнь 2025 ел 02:00
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне һәр мөселман өчен аеруча олы һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете – Гайд әл-Әдха белән ихлас тәбрик итәм!

Гаять тирән рухи эчтәлекле бу бәйрәм бөтен дөньядагы миллионлаган мөэминне берләштерә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкның олы куәткә ия булуына ныклы ышаныч тудыра, игелек кылуның савабы турында искәртә.  

Ул безгә тәкъвалык, үзеңне аямастан башкаларны кайгырту һәм бердәмлек сабаклары бирә, иҗади хезмәткә илһамландыра, мохтаҗларга  булышлык күрсәтергә өнди,  үзара ярдәмләшеп яшәүнең күркәмлегенә игътибарыбызны юнәлтә, шул рәвешчә кардәшлек элемтәләрен ныгыта. Бу матур хасиятләрнең тамырлары бик ерак дәверләргә барып тоташа, алар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гасырлар дәвамында туплана килгән рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерү омтылышы белән тыгыз бәйләнгән.

Корбан гаетенең мәгънәсе – Аллаһка якынаю, иман китерү, Татарстан өчен ул шулай ук – гражданлык һәм ватанпәрвәрлек символларының берсе. Әлеге бәйрәм күңелләребездә туган җирне ярату, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган ата-бабаларыбызга ихтирам хисләрен тагын да арттыра.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы тантаналы төстә билгеләп үтелә торган елда Корбан бәйрәмен уздыру аеруча зур әһәмият ала. Дәһшәтле сугыш чорындагы кебек үк, хәзер дә халыкның көче аның бергәлегендә, үз мәнфәгатьләреңне гомум максатларга буйсындыра белүдә икәнен онытмау зарур. Аталарыбыз, бабаларыбыз  каһарманлыгы – ул чын иманның йөрәкләрдә һәрчак Туган илгә мәхәббәт хисе белән янәшә урын тотуын раслаучы  бер мисал.

Корбан гаете һәрберебез өчен җан җылысы, тынычлык һәм үсеш-алгарыш чыганагы булсын! Сезгә нык сәламәтлек, хәерле эшләр һәм күп сөенечләр, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Рәисе  Р.Н. Миңнеханов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы