Мөфти – Махачкалада: “Ватан – безгә Аллаһыдан тәкъдир. Ә Раббыбыздан бирелгәнне без әманәт итеп саклыйбыз”

21 ноябрь 2025 ел 16:34
Мөфти – Махачкалада: “Ватан – безгә Аллаһыдан тәкъдир. Ә Раббыбыздан бирелгәнне без әманәт итеп саклыйбыз”

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков – эш сәфәре белән Дагыстан Республикасында. Биредә 20-23нче ноябрь көннәрендә “Ислам диненең мөһим юнәлешләренең берсе – Ватанга хезмәт итү” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Фәнни җыенның төп максаты – традицион ислам дин гыйлеме һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәкләре ярдәмендә яшьләргә радикаль идеологияләр йогынтысына бирелүгә юл куймау. Чараны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Дагыстан Республикасы мөфтияте оештыра. Конференциядә Россиядән һәм чит илләрдән дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, фәнни җәмәгатьчелек, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук экспертлар һәм яшьләр катнаша.

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 1нче көнендә (18нче ноябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыкара конференция кысаларында Дагыстан гуманитар университетында яшьләр белән очрашты һәм Россия мөселманнарының дини мирасы, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм дини традицияләрне саклауның мөһимлеге темасына лекция укыды. 

Аннары Мөфти Камил хәзрәт Махачкаланың Зәйнулла Шәриф Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазы үткәрде. Аның җомга вәгазе мәзхәбләргә һәм иснәдле иснәдле галимнәргә иярү фазыйләте турында иде. 

Намаздан соң конференциянең пленар утырышы узды. Үзенең сәламләү чыгышында Мөфти Камил хәзрәт Россия мөселманнары арасында билгеле булган “Ватанны сөю – иманнан” дигән сүзләрне китерде:

– Бу сүзләр күренекле татар дин галиме Шәйхелислам Хәмидинең “Мәкаләтүл буләга” китабыннан алынган. Кыска һәм эчтәлекле бу гыйбарә канатлы сүзгә әйләнде, чөнки Ватан безгә Аллаһы Тәгаләдән тәкъдир кылынган. Без аны үзебез сайлап алмыйбыз, аны безгә Аллаһы Тәгалә Үзе билгели. Без Раббыбыздан бирелгән бар нәрсәне әманәт буларак саклыйбыз.Мөфти Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча алып барылган эшчәнлек һәм тәҗрибә белән уртаклашты: Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөкләр, полк имамнары, мәчет каршындагы волонтерлык үзәкләре, СВОда булучыларга һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итү һ.б.

Моннан тыш, Махачкалада Мөфти "Гайшә" хатын-кызлар мәдрәсәсе ачылышында катнашты. Тантанада ул Дагыстандагы мөселман кардәшләрнең бу шатлыгын уртаклашты һәм нәсихәтләрен җиткерде. Мисал итеп, ул хаталанудан һәм гөнаһ кылудан куркып 40 ел буена кешеләргә бары тик Коръән аятьләре белән генә җавап биргән һәм эндәшкән хатын-кыз турында сөйләде.  
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы