Җөмәдәл-ахыр аеның 10нчы көнендә (30нчы ноябрьдә) Казанда Әниләр көненә багышлап “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән чара үтәчәк.
Әлеге чараны Татарстан мөфтиятенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, шулай ук Татарстан Мөслимәләр берлеге оештыра. Илебездә Әниләр көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 30нчы ноябрьгә туры килә.
“Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән әлеге чарада Татарстан мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар катнашачак. Шулай ук Ульян өлкәсеннән, Чуашстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунаклар көтелә. Чакырылган мөслимәләр – күп балалы әниләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, мәчетләрдә дәрес бирүчеләр, җәмәгатьчелек эшендә актив катнашучылар, социаль проектларны оештыручылар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыючылар. Барлыгы – 150дән артык хатын-кыз. Әлеге чарада шәрәфле кунак сыйфатында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә.
Җыелыш һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында узачак. Чара барышында Татарстанның танылган хәзрәтләреннән вәгазьләр, мөнәҗәтләр, әйдәп баручы табиблардан сәламәт яшәү рәвеше хакында лекцияләр көтелә. Җыелыш кысаларында шулай ук уңышка ирешкән хатын-кызларны бүләкләү булачак.
Әлеге чарада катнашу өчен язылырга кирәк, урыннар саны чикле. Телефон: 89276750176.
Башлану вакыты – 30нчы ноябрь (якшәмбе), сәг. көндезге 2-дә (14.00).
Үткәрү урыны – “Корстон” кунакханәсенең “Пушкин” залы (Н.Ершов ур., 1а).
Вакыйганы яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла.




