Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты

11 ноябрь 2025 ел 10:20
Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты

Җөмәдәл-әүвәл аеның 19 нчы көнендә (10 ноябрь) Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә Нәкшбәндия тәрикаты рухи остазы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мөфти урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, ишанның укучылары катнашты.

Корбанали ишан Әхмәдов Урта Азиядә мәшһүр галимнәрдән санала. Ата-бабалары да ишаннар булган. Аның укучылары бөтен дөнья буйлап таралган. Мөхтәрәм кунак Казанга укучылары белән очрашыр һәм дини дәресләр уздырыр өчен килде.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел-Урал төбәге мөселманнары рухи мирасы турында фикерләште. Шулай ук алар мөселманнарның теге яки бу мәзхәбкә иярмәве, рухи ярлылык проблемаларына да кагылды һәм боларны хәл итү юлларын карады. Аерым алганда, Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел буе һәм, шул исәптән, Урта Азия мөселманнары арасында таралган дини мираска таяну зарурлыгы турында сөйләште. Очрашуда тәсаввуф белән бәйле мирасны өйрәнү мөһимлеге билгеләп үтелде. Чөнки татар дин галимнәренең күпчелеге тәсаввуф, аерым алганда, Нәкшбәндия тарикаты тарафдарлары яки остазлары булган. 

Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишанга “Хозур” нәшрият йортында басылып чыккан китапларны: Мөхәммәд әл-Җәзулинең “Дәләил әл-хайрат”, Зәйнулла ишан Расүлевнең “Хозыр галәйхиссәлам турында трактатын”, “Казан басмасы”н һәм башка басмаларны бүләк итте.  

Корбанали ишан Мөфтигә Татарстанда алып барылган дәгъвәт һәм дини эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте, өммәткә хезмәттә уңышлар теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы