25 августта 11:00 сәгатьтә Диния нәзарәте бинасында Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе була. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов катнашачак.
Шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме 29 августта Казанда Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Быел бәйрәм бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә чараны бик зур итеп һәм Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында оештыра.
Мәүлидне оештыручылар әлеге чарада катнашучы барлык кешеләр өчен бай эчтәлекле дини программа әзерләде. Биредә хаҗга – ике һәм гомрәгә бер юллама уйнатылачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала. Бүләк уйнатуда җиңүчеләр 2026 елда “Комфорт” программасы буенча – хаҗга, “Стандарт” программасы буенча гомрәгә юлламалар өчен сертификатлар алачак.
Журналистларны матбугат очрашуына килергә һәм чара турында тәфсилле мәгълүмат алырга чакырабыз.
Аккредитацияне 8 927 460 30 78 телефоны аша (ватсап) узарга мөмкин.
Чара Диния нәзарәте бинасында конференц-залда (Тукай ур., 38) узачак.
Иртәнге 11:00 сәгатьтә башлана.