Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәт Наркология диспансеры баш табибы белән очрашты

24 июнь 2025 ел 12:49
Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәт Наркология диспансеры баш табибы белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә (24нче июньдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика наркология диспансеры баш табибы Ренат Үткелбаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Республика наркология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече психиатр-нарколог Резеда Хаева һәм Республика наркология диспансерының оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Чулпан Бәдретдинова катнашты.

Хәзрәтләр һәм эчкечелек (алкоголизм)-наркоманияне кисәтү-дәвалау буенча экспертлар, имамнарның рухи остазлар сыйфатында мөһим урын алуын исәпкә алып, мөселман оешмалары белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин юнәлешләре хакында фикер алышты. Мөгаллимнәрнең, хәзрәтләрнең һәм мәчетләргә йөрүчеләрнең шәхси уңай мисаллары эчкечелекне кисәтүдә һәм пациентларны дәвалауда, исерткеч эчемлекләргә бәйлелекне башлангыч чорда булдырмый калуда ярдәм итә ала.

Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәтнең Татарстан төзәтү учреждениеләре белән уңышлы хезмәттәшлек алып баруын мисал итеп китерде: тоткыннар белән тәрбия эше алып барыла. Ул мәчетләрдә укылган вәгазьләрдә эчкечелек һәм наркомания проблемасына игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.

Камил хәзрәт шулай ук медицина белгечләре һәм дин әһелләре (хәзрәтләр) белән Нәзарәтнең мөстәкыйль мәгълүмат ресурсларында теле- һәм радиотапшырулар оештырырга, аерым алганда “Хозур ТВ” федераль мөселман телеканалында, “Ислам тудей” ислам порталында, “Умма”, “Дин вә мәгыйшәт” газеталарында яктыртырга тәкъдим итте.

Җитәкчеләр шулай ук эчкечелек һәм наркоманияне кисәтү буенча уртак басма мәгълүмати материаллар әзерләү һәм аларны мәчетләрдә һәм дәвалау учреждениеләрендә тарату турында килеште.

Хезмәттәшлек кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә хезмәттәшлек турында килешү әзерләү һәм имзалау көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы