Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара Олимпиада башланды

12 ноябрь 2025 ел 14:34
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара Олимпиада башланды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 21нче көнендә (12нче ноябрьдә), Казан шәһәрендә Россия ислам институты бинасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара Олимпиада башланды – ул Россиядә мөселман мәгарифе өлкәсендә үзенчәлекле вакыйга. Олимпиадада Россия төбәкләреннән (Татарстаннан, Башкортстаннан, Дагыстаннан, Чечнядан, Ингушетиядән, Кабардино-Балкариядән һәм Мәскәүдән) 20дән артык югары мөселман уку йорты студентлары, шулай ук чит илләрдән – Үзбәкстаннан, Азәрбайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Ираннан, Һиндстаннан, Төркиядән, Малайзиядән, Индонезиядән һәм Пакьстаннан вәкилләр катнаша.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында әлеге чараның әһәмиятен һәм халыкара дәрәҗәдә кызыксыну артуын билгеләп үтте.

Шулай ук сәламләү сүзе белән Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Алексей Петров чыгыш ясады: “Россиядә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча мондый дәрәҗәдәге Олимпиадаларны башка беркем үткәрми дип әйтергә була. Олимпиадага килгән күпләгән катнашучыларны күрүемә шатмын. Сезгә бары уңышлар телим, иң көчлегез җиңсен!»

Олимпиада өч номинация буенча уза: ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле. Конкурс биремнәре язма рәвештә тестлар башкарудан гыйбарәт, ә “Гарәп теле” номинациясендә катнашучылар шулай ук телдән сөйләм күнекмәләрен күрсәтә.

Фотосурәтләр: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы