Татарстан Мөфтие урынбасары Санкт-Петербургта Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады

24 июнь 2025 ел 13:59
Татарстан Мөфтие урынбасары Санкт-Петербургта Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көнендә (24 июнь), Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә «Санкт-Петербург дини дөньясы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге конференция мәчетнең нигез ташы салынуга 115 ел һәм мәчет ачылуга 150 ел тулуга багышланган.

Конференциянең көн тәртибенә динара багланышлар, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең үзенчәлекләре, Россиянең рухи суверенитетын саклау мәсьәләләре чыгарылган.

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Санкт-Петербург администрациясе ярдәмендә оештырылган конференция эшендә шулай ук РФ төбәкләренең мөселман җәмгыятьләре лидерлары, хакимият органнары, традицион конфессияләр, эксперт берләшмәләре вәкилләре катнаша.

Форумда Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, Диния нәзарәтенең «Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин, чыгыш ясап, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул форумның Мөхәррам ае һәм Һиҗри буенча яңа 1447 ел башланыр алдыннан узуы турында әйтте. Ришат хәзрәт шулай ук Һиҗри буенча яңа 1447 елның бөтен дөнья мөселманнары өчен истәлекле булачагын билгеләп үтте, чөнки бу безнең яраткан Пәйгамбәребезнең  ﷺ  тууына 1500 ел тула. Ришат хәзрәт Пәйгамбәр ﷺ үрнәгенә һәм зирәклегенә, аның милләтара һәм динара тынычлыкны һәм халыклар арасында татулыкны, социаль гаделлекне һәм җәмгыятьтә үзара хөрмәтне сакларга өндәгән сөннәтенә иярергә өндәде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы