Бүген, раҗәб аеның 5 нче көнендә (26 декабрь), Казанда AAOIFI ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының БДБ илләрендәге ислам финансларын үстерү буенча беренче Вәкиллекле үзәге ачылуга багышланган чаралар узды. «Millennium Panorama» кунакханәсендә берьюлы ачылыш тантанасы һәм «БДБ илләрендә партнерлык финанславын үстерүдә Вәкиллекле үзәкнең роле һәм бурычлары» темасына түгәрәк өстәл үтте. Алар башланганчы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, AAOIFIның Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл-Хәлифә партнерлык финанславы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россиядәге һәм халыкара оешмалар катнашындагы күргәзмәне карады. Шул исәптән мәртәбәле кунакларга Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге дә тәкъдим ителде. Татарстан Мөфтиенең ислам финанслары буенча киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев Диния нәзарәтендә һәм РИИда Россиянең 18 финанс оешмасы өчен эшләнгән 25 ислам финанс продукты турында сөйләде. Моннан тыш, РИИда 2019 елдан башлап Россиядәге беренче AAOIFI имтихан алу үзәге эшли, һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте системасында AAOIFI сертификаты булган 8 белгеч хезмәт куя.
Аннары AAOIFI вәкиллеген ачу уңаеннан тантаналы җыелыш башланды. Утырышны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде – ул Изге Коръәннән аятьләр укыды.
Түгәрәк өстәл утырышы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, AAOIFI Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл-Хәлифә, Kuwait Finance House Шәригать идарәсе рәисе, шәех, доктор Сәйед Мөхәммәд Әл-Сәйед Абдулраззак Әл-Табтабае, РФ Үзәк банкы рәисе урынбасары Алексей Гузнов, РФ ФҖ Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков һәм икътисад сәсәте буенча комитет рәисе Максим Топилин, РФ Үзәк банкы, РФ Финанс министрлыгы, башкарма хакимият органнары вәкилләре – партнерлык финанславы буенча экспериментта катнашучылар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия банклары Ассоциациясе вәкилләре, AAOIFIның БДБ илләрендәге партнерлары, чит илләрнең Казандагы консуллары һ.б. катнашында узды.
Татарстан Республикасы вице-премьеры, Татарстан Республикасы икътисад министры, түгәрәк өстәл утырышын алып баручы Мидхәт Шаһиәхмәтов, чарада катнашучыларны сәламләп, AAOIFIның Вәкиллекле үзәгенең рәсми рәвештә эшли башлавын билгеләп үтте. Үзәк методологик яктан ярдәм күрсәтүче һәм консультацияләр бирүче, AAOIFI стандартларын гамәлгә ашыруны, һөнәри диалогны үстерүне һәм партнерлык финанславының һөнәри алымнарын формалаштыруны тәэмин итүче төп халыкара эксперт мәйданчыгы булачак, шул исәптән БДБ илләрендә.
Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Россия Финанс министры Антон Силуановның сәламләү сүзләре дә яңгырады. Э.Нәбиуллина: «AAOIFI стандартлары – Россия хәзер икътисади багланышларны актив үстерә торган күп кенә илләрнең инвесторлары белән бер телдә сөйләшү мөмкинлеге ул. Казанда вәкиллек булдыру турыдан-туры AAOIFI белән дә, бу оешма әгъзалары белән дә профессиональ диалог өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә», – диде. Шулай ук ул ахыр чиктә инвестицияләрнең күпләп керүенә, партнерлык финанслау потенциалын Россия икътисады файдасына гамәлгә ашыруга исәп тотуын билгеләп үтте.
Антон Силуанов: "Без этика, гаделлек һәм базарлар бүленеше принципларына нигезләнгән глобаль партнерлык финанслары экосистемасының бер өлешенә әйләнә барабыз. Россия Финанс министрлыгы өчен партнерлык финанславын үстерү – стратегик максатларның берсе. Экспериментны 2028 елга кадәр озайту һәм кирәкле норматив база булдыру базарда катнашучылар өчен үтәкүренмәлелекне, тотрыклылыкны һәм хокукый билгеләнешне тәэмин итүгә юнәлтелгән», – дип билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Казанда AAOIFIның Вәкиллекле үзәген ачуның ислам финанслары тармагын үстерү өчен мөһим нигез булдыруын ассызыклап үтте. Ул AAOIFIның дистәләгән дәүләтләрдә кулланыла торган һәм финанс базарларында үтәкүренмәлелек, тотрыклылык һәм ышаныч өчен нигез булып торган стандартларны формалаштыруда танылган халыкара лидер булуын билгеләп үтте. Оешманың БДБ төбәгендә эшчәнлеген җәелдерү алымнарны бер-берсенә яраклаштырырга, хезмәттәшлекне үстерергә һәм илкүләм финанс системаларын глобаль ислам финанслары киңлегенә кертергә ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның, халыкара диалог, фән һәм мәгариф өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия булган заманча эшлекле һәм интеллектуаль үзәк буларак, вәкиллек эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруын ассызыклап үтте. "Мин Үзәкнең экспертлар аралашу, белгечләр әзерләү, тикшеренүләр уздыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булачагына ышанам”, – дип билгеләп үтте Рәис.
AAOIFI Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл-Хәлифә республика җитәкчелегенә Казанда Вәкиллекне үзәкне ачуда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул Казандагы үзәкнең AAOIFIның чит илдәге беренче вәкиллеге булып торуын ассызыклап үтте. Шәех Казандагы AAOIFI үзәгенең бурычлары булып ислам финанслары буенча төбәк юл картасын әзерләү булуын, аның якын арада Россиядә һәм БДБ илләрендә үсеш стратегиясен тәэмин итәргә тиешлеген хәбәр итте. Шулай ук үзәк партнерлык финанславын үстерүче финанс учреждениеләренә гамәли һәм консультацион ярдәм күрсәтәчәк.













