9нчы август көнне Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены үтте.
Әлеге җыен елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәрелде.
Район мөселманнарының еллык җыелышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Саклау мәчетен төзекләндерүгә һәм саклап тотуга һәрдаим ярдәм итүче Шамил Зәитов, “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, район имамнары һ.б. катнашты. Быелгы җыен программасының төп өлеше танылган хәзрәтләрдән вәгазьләр тыңлау, мөнәҗәтләр башкару, Саклау авылының тарихи мәчетендә өйлә намазы уку һәм дога кылу, җәмәгать белән Коръән ашында катнашудан гыйбарәт булды.
Әлеге чарага – “Саклау җыены”на шулай ук Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре укытучылары, районның актив мөселманнары, җәмәгать эшлеклеләре, төрле җирләрдән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр килде.
Җыен Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев район мөселманнарына вәгазь һәм нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чара дин һәм әхлак сагында торучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Җыенны үткәрүнең төп максаты – бабаларыбыздан әманәт итеп тапшырылган динебезгә һәм борынгы мәчетләребезгә сакчыл караш тәрбияләү, ислам динен куәтләү өчен мөселманнарга очрашу, күрешү мөмкинлеге булдыру. Саклау авылы җыенының тарихы 2005нче елга барып тоташа. Әгерҗе районында революциягә кадәр төзелгән таш мәчеткә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән беренче җыен ул вакытта имам-мөхтәсиб булып эшләүче Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тарафыннан оештырыла. Әлеге гыйбадәт йорты һәм Иске Кызылъяр авылындагы мәчет совет чорында Әгерҗе районында манарасы киселми калган мәчетләр булуы белән дә үзенчәлекле.