Татарстан Диния Нәзарәтенең казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге делегациясе солдатларга махсус хәрби операция барган зонага чираттагы гуманитар йөкне илтеп кайтты. Хәрби частьләр командованиясе заявкалары буенча Татарстан мөселманнары туплаган күчтәнәчләр турыдан-туры «Батыр», «Алга» һәм «Тимер» батальоннары һәм фронттагы госпиталь сугышчыларына тапшырылды. Хәрбиләр үтенечен исәпкә алып, аларга яралыларны яу кырыннан алып чыгу өчен мотоцикл, көчле генераторлар, компьютерлар, яшеренеп каплану өчен челтәрләр, окоп шәмнәре, мичләр, фонарьлар, мендәрләр һәм башка урын-җир кирәк-яраклары, төрле кием-салым, тушенкалар, банкалы салатлар һәм кайнатмалар, чәк-чәк, үлән чәйләре, тиз пешә торган ашлар һәм боткалар, токмач, тәм-томнар, коры душ, юеш сөлгеләр, медикаментлар һәм операция ясаганда кия торган перчаткалар, җыелма күчтәнәчләр, мөселман сугышчысының «Мусульманин на воинской службе» кесә белешмәлеге – барлыгы 1 тоннага якын гуманитар йөк илтелде. Бу йөкне җыярга Мөфтият мөхтәсибәтләре мөселманнары, эшкуарлар Илшат Ярмушев, Рөстәм Вәлиуллин, Альберт Юмагулов, «АЛГА СТАР» ҖЧҖ директоры Марат Шакирҗанов, «ЗЕМПРОМСТРОЙ» ҖЧҖ директоры Данил Зарипов, Питрәч районы Чыты авылының М.Шәмсетдинов җитәкчелегендәге "Питрәч, АЛГА!" "Чыты ЯШИ!" волонтерлар төркеме булышты.
Ике блиндаж мәчетне ачуда катнашу сәфәрнең мөһим өлеше булды: 25 кв.м. мүсаллә – Һава-десант гаскәрләрендәге, 16 кв.м. мүсаллә 3 нче армия корпусындагы бүлекчәләрдә ачылды. Төзелешне бу подразделениеләрнең командованиесе һәм мөселман сугышчылары башлап йөргән. Һава-десант гаскәрләрендәге мәчеттә берьюлы 35-40 кеше намаз укый ала. 3 нче армия корпусындагы мәчет 20-25 кешене сыйдыра: Татарстаннан килгән хәзрәтләр анда Казандагы "Rustam Wood" агач эшләнмәләре остаханәсендә ясалган минбәрне урнаштырып кайтты. Шулай итеп, хәзер бу хәрби частьләрдә мөселман хәрбиләре мүсаллә шартларында гыйбадәт кыла ала. Ике мәчет тә мөселман сугышчылары көче белән җиткерелгән. Нәзарәт үз чиратында мүсалләләрне әдәбият, намазлыклар һәм мөселман атрибутикасы, чапаннар, тәсбихләр һәм комганнар белән тәэмин итте. Хәзер Мөфтият исәбендә МХО барган зонада ачылган 7 блиндаж мәчет исәпләнә.
Махсус хәрби операция зонасына сәфәре барышында Марат хәзрәт Мәрданшин шулай ук Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте полк имамы – Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәрендәге «Азат Сафа» исемле Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Газизов белән очрашты, ул МХО зонасына хезмәткә Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фатихасы белән килгән. Марат хәзрәт шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең «Батыр», «Тимер» һәм «Алга» батальоннарындагы полк имамнары белән дә күрешеп сөйләште. Сугышчылар белән очрашкан вакытта аларга эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирде.
Хәрбиләр һәм МХО зонасында яшәүче халык Татарстан мөселманнарына, Нәзарәткә һәм шәхсән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга гуманитар йөкләр туплап җибәргәннәре һәм рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.














