Бүген, Раҗәб аеның 25 нче көнендә (14 гыйнварда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтендә РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты, Казанның «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты урынбасары Тимур Даутов катнашты.
Очрашу барышында алар 2025 елдагы уртак эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2026 елга хезмәттәшлек планнарын билгеләделәр. Билгеле булганча, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инде берничә ел дәвамында Ислам фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итүгә, мәчетләр төзүгә һәм аларны карап торуга, сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачуга, шулай ук "Авылларга ярдәм" проекты кысаларында авылларда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыра.
Мөфти Камил хәзрәт үзенең Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортының генераль директоры Сергей Романцов белән очрашуын һәм аэропортның яңа төзелә торган терминалында намаз уку бүлмәләрен оештыру турында фикер алышуларын хәбәр итте. Камил хәзрәт, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, намаз уку өчен уңайлы урын булдыруга һәм аны җиһазландыруга өмет белдерде. Моннан тыш, Камил хәзрәт һәм Айдар Равил улы җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләрен оештыру тәҗрибәсе турында фикер алышты. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 2020 елдан бирле мондый проектларны уңышлы тормышка ашыра, финанслауны, җиһазлауны, косметик ремонт үткәрүне һәм башка хезмәтләрне тулысынча үз өстенә ала.
Айдар Шаһимәрдәнов “Казан” Халыкара аэропортының яңа, өченче терминалында намаз бүлмәсен җиһазлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Җитәкчеләр бу намаз бүлмәсе Татарстанның визит карточкасы булачак: Казанга килүче һәркем намазны уңайлы урында укый алачак дип ассызыклады.
Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт һәм Айдар Шаһимәрдәнов шулай ук тагын бер мөһим мәсьәләгә – Татарстанда наркотикларга бәйле булганнар өчен тернәкләндерү үзәген ачуга да тукталды.
Айдар Шаһимәрдәнов Мөфти Камил хәзрәтне ел саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе теләктәшлегендә уздырыла торган медицина ифтарына чакырды. Ифтарда Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Алмир Әбашев, республиканың күренекле табиблары, медицина өлкәсендәге җитәкчеләре һәм хәйриячеләр катнашыр дип көтелә.
Айдар Шаһимәрдәнов очрашу истәлеге итеп Мөфти Камил хәзрәткә Кәгъбәнең изге кәсвәсен бүләк итте.











