Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак

04 декабрь 2025 ел 10:36
Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак

7нче декабрь көнне Казан шәһәренең “Ак Барс” көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты узачак. Ярышлар һиҗри ел исәбе буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында үткәрелә. Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.

Турнирның төп максаты – яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне ныгыту. Джиу-джитсу буенча ярышлар Россия Федерациясендә әлеге спорт төрен популярлаштыруга һәм киң аудитория арасында аңа кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Ярышларда Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан, Самара өлкәсеннән, Сарытау өлкәсеннән, Ульян өлкәсеннән джитсерлар катнашачак.

Турнирда Татарстанның ислам уку йортлары студентлары, шулай ук мөселман яшьләре катнашачак.

Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категориясенә ия судья Герман Харис улы Енаев.

Әлеге Чемпионат һәм катнашучыларга булган таләпләр буенча тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә урын алган.

Исегезгә төшерәбез, Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961-23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022нче елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы