Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумын оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырыш видеоконференция режимында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Утырыш барышында җитәкчеләр форумны оештыру һәм әзерлек, аерым алганда, кунакларның килүе, эшлекле һәм мәдәни программа, куркынычсызлыкны тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Татарстан мөфтиятенең Хәләл стандарты комитеты Форумның оештыру комитеты составына кертелгән.







