Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде

02 декабрь 2025 ел 10:10
Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде

Ел саен, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тормышка ашырыла. 2025нче ел нәтиҗәләре буенча, әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасында барлыгы 1201,5 тонна гошер сәдакасы җыелып, мохтаҗларга таратылды. Азык-төлекне зур күләмдә җыючы булып Буа (100 тонна), Балык Бистәсе (82 тонна), Әлки (76 тонна), Чирмешән (75 тонна) һәм Балтач (68,6 тонна) мөхтәсибәтләре тора. Шулай ук Чүпрәле (57,8 тонна), Мамадыш (55 тонна) һәм Әтнә (50 тонна) районнары зур активлык күрсәтте.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган, ташкабак, алма, слива, шулай ук җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде.

Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге, “Приют человека” проекты), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, мөхтәсибәтләр һәм мәчетләр каршындагы социаль ашханәләр), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәгърифәтчелек үзәкләре, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанның 750 аз керемле гаиләсен 22 тонна азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017нче елдан бирле үткәрелә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнары дини тормышына кире кайта башлады.

Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017нче елда – 160 тонна, 2018нче елда – 600 тонна, 2019нчы елда – 1109,5, 2020нче елда – 1000 тоннага якын, 2021нче елда – 577,33 тонна, 2022нче елда – 1377,34 тонна, 2023нче елда – 826,9 тонна, 2024нче елда – 968 тонна, 2025нче елда 1201 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы