Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7нче көнендә (27нче ноябрьдә), Диния Нәзарәте бинасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мордовия Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Габделмалик хәзрәт Асаинов белән очрашу үткәрде.
Очрашуда җитәкчеләр бер-берсе белән Татарстан һәм Мордовия Диния Нәзарәтләренең эш нәтиҗәләре белән бүлеште, тәҗрибә уртаклашты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге – “Хозур” нәшрият йорты, мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектлары һ.б. белән таныштырды.




