Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә Уфа делегациясе булып китте. Кунаклар Казанга Тәлгать хәзрәтнең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган чараларда катнашу өчен килде. Алар арасында – дөньяның төрле илләреннән традицион диннәр җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары, фән эшлеклеләре, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.
Татарстан Диния Нәзарәтендә делегацияне Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары һәм “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, шулай ук Нәзарәтнең башка вәкилләре каршы алды.
Мөфти Камил хәзрәт кунакларга мөфтият эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында җентекләп сөйләде: ул катнашучыларны Татарстан Диния нәзарәтенең төрле өлкәләр буенча казанышлары, шул исәптән Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге һ.б. белән таныштырды. Кунакларның игътибарын аеруча Казан белгечләре тарафыннан шәех Мәэмүн әр-Рави җитәкчелегендә әзерләнгән кулъязма Коръән җәлеп итте. Очрашу барышында Камил хәзрәт аның Россия мөселманнары өчен әһәмиятен ассызыклап үтте. Безнең заманда ул илебездә әзерләнгән беренче басма.
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстанда ислам үсеше хакында сөйләде, дини мәгариф, мөселман уку йортлары эшчәнлеге һәм ислам финанслары мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.





























