Р.Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Шурасы Рәисе Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифә белән очрашты

19 ноябрь 2025 ел 17:20
Р.Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Шурасы Рәисе Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифә белән очрашты

Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Шурасы Рәисе Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифә белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирүен, Татарстан Республикасының кызыксыну белдерүен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешма (AAOIFI) белән берлектә конференция уздырылуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы" Стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барылуын әйтте һәм Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифәгә төркемдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул мондый абруйлы экспертларның анда катнашуын мөһим карарлар кабул итүгә ярдәм итүен белдерде. 

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы