Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28 нче көнендә (19 ноябрь), Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Очрашуда Татарстан Мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, башка рәсми затлар катнашты.
Очрашуда катнашучылар кайбер көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән ,традицион кыйммәтләрне саклау, динара диалогны ныгыту һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов, Тәлгать Таҗетдингә мөрәҗәгать итеп: “Сезнең белән очрашу безнең өчен зур мәртәбә”, - диде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөек Болгар шәһәрен торгызу, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү проектында Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең ролен билгеләп үтте.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләк рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга аерым өлеш керткән өчен тапшырылды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.









