Татарстан Мөфтие «Татарча диктант» язды

14 ноябрь 2025 ел 11:57
Татарстан Мөфтие «Татарча диктант» язды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23 нче көнендә (14 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Акция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды.

Диктант язу өчен быел 200 еллык юбилее билгеләп үтелүче XIX гасыр мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның әсәре алынды.

Акция татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга, милли үзенчәлекне ныгытуга һәм татар әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Анда, татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.

Акцияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты гадәттәгечә диктант текстларын әзерләүдә һәм чараны оештыруда катнашты.

В акции «Татарча диктант» можно принять участие в онлайн-формате и через телеканал “Хузур ТВ” – диктант будет транслироваться 14, 15 и 16 ноября в программе «Маслихат» в 7:00 и 19:40 часов (по мск).

"Татарча диктант" акциясендә "Хозур ТВ" телеканалы аша онлайн-форматта катнашырга була һәм – диктант 14, 15 һәм 16 ноябрьдә "Мәслихәт" программасында 7:00 һәм 19:40 сәгатьләрдә трансляцияләнәчәк (Мәскәү вакыты буенча). “Хозур ТВ” акциянең рәсми мәгълүмати партнеры булып тора.  

«Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы башлангычы белән үткәрелде. Бүгенге көндә акция Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче зур проектларның берсе булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы