Мөфти Чистайда Саматов укуларында: “Габделхак хәзрәт Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен саклаучы иде”

14 октябрь 2025 ел 13:53
Мөфти Чистайда Саматов укуларында: “Габделхак хәзрәт Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен саклаучы иде”

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22 нче көнендә (14 октябрьдә), Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә Саматов укулары үтте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чистай районы мөхтәсибәте оештырган җыен татар халкының күренекле дин галиме, Татарстанның беренче казые, хөрмәтле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 95 ел тулуга  багышлап оештырылды. Конференция Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында “Дин һәм милләт – ике канатыбыз!” дигән исем белән үтте. Җыенда катнашучылар татар телен белү һәм куллану, гореф-гадәтләрне, милли киемне барлау даирәсен үстерүдә имамнар роле турында фикерләште.

Әлеге чарага танылган мөселман дин эшлеклеләре, фәнни оешмалар вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Саматовның туганнары һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелды. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Чистай районы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Габделхак хәзрәтнең якыннары – оныгы Сара Саматова һәм оныкчыгы Зөһрә Саматова һ.б. бар иде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт, җыенда катнашучыларны сәламләп, Габделхак хәзрәтнең татар-мөселман мәдәниятен саклаудагы бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте һәм аны әһле сөннәт вәл-җәмәгать тарафдарларыннан, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кыйммәтләрен саклаучы дип атады. “Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый дини эшчәнлек – иң кыйммәтлесе. Чөнки хәзерге заманда татар өммәтенә чит, ялган карашлар, дин тәгълиматларына җиңелчә карау яный”, – диде ул һәм Габделхак хәзрәтнең халыкны шушы афәттән саклыйм дип чын күңелдән дингә хезмәт итүен һәм хәзерге заман имамнары өчен һәр нәрсәдә үрнәк булуын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт, чыгышын тәмамлау белән, аны Татарстан Диния нәзарәте бүләге – “Рухи мирас” медале һәм премия белән бүләкләделәр. Әлеге бүләк дини һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларны бәяләү булып тора. Элекке елларда “Рухи мирас” медале белән Вәгыйзь хәзрәт Яруллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлбир хәзрәт Крганов, Рәфикъ Мөхәммәтшин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, Разил Вәлиев, Эдуард Ганиев, Таһир хәзрәт Саматов һәм Марат Әхмәтов бүләкләнгән иде. Алга таба Камил хәзрәт үзе дә Саматов укуларында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Конференция барышында Габделхак хәзрәтнең шәкерте, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, “Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Аксубай районы Түбән Майна авылы мәчетенең имам-хатыйбы Рәфикъ хәзрәт Насыйров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллимнәре һәм башкалар чыгыш ясады.

Габделхак хәзрәт – Россиядә хәзерге мөселман дини мәгариф системасы тарихында зур хезмәт куючыларның берсе булып тора. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез сала һәм уку-укыту процессы белән җитәкчелек итә, уку-укыту программаларын, планнарын әзерли. Г.Саматов, дини мәгърифәт үсешенә сизелерлек йогынты ясавын дәвам итеп, 2003 елга кадәр укыту эше алып бара.

1998 елда Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда Габделхак хәзрәт республиканың баш казые итеп сайлана. Ул бу вазифада 2006 елга кадәр эшли, аннан соң аны шәкерте – Җәлил хәзрәт Фазлыев алмаштыра.

Бүген кунаклар, Чистайның тарихи мөселман зиратында булып, анда татар дин галиме, ишан, Чулман-Урал төбәгендә суфыйчылык хәрәкәте мөршиде, Габделхак хәзрәт Саматовның остазы Мөхәммәдзакир Габделвахаб Камалов-Чистави каберен зыярат кылып, Коръән аятьләре укып, дога кылды.

Камил хәзрәт, конференция тәмамланганнан соң, Чистайда  «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәген тантаналы рәвештә ачты. 2024 елда үзәктә «Әмирхания» хатын-кызлар мәдрәсәсен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган.  1911 елда ачылган бина архитектура һәйкәле булып тора. Белем бирү сыйфаты буенча мәдрәсә Россиядә хатын-кызлар өчен иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып саналган. Хәзер биредә Чистай мөхтәсибәтенең төрле дәресләре, фәнни очрашулары һәм конференцияләре узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы