Казанда һиҗри буенча Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгы кысаларында Шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави белән хәдис дәресләре башланды. Лекцияләр “Мәрҗани” мәчетендә һәр дүшәмбедә ахшам намазыннан соң уза.
Шәех Мәэмүн Шә’бән Хәлил әр-Рави – дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы.
Дәресләр тәмамлангач, тыңлаучыларга шәехтән хәдис җыентыклары буенча иҗазәт алу мөмкинлеге булачак.