Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара багланышларны киңәйтә

01 октябрь 2025 ел 17:26
Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара багланышларны киңәйтә

Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников Куала-Лумпурда (Малайзия) узган Global Halal Summit 2025 халыкара форумында катнашты. Саммит мәйданчыгында Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) җитәкчесе белән JAKIM аккредитациясен уңышлы алганнан соң хезмәттәшлекне үстерү хакында эшлекле сөйләшүләр булып узды. Аккредитация Россиянең хәләл азык-төлеген Малайзия илләренә чыгару мөмкинлеген бирәчәк.

Моннан тыш, Көньяк-Көнчыгыш Азиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” комитеты стандартларын Таиландның Үзәк ислам советы (CICOT) тарафыннан тану турында килешү имзаланды. Хәзер Комитет тарафыннан бирелгән документлар Таиландта рәсми рәвештә таныла. Килешүгә Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм CICOT генераль сәркатибе Сурин Паларае кул куйды. Бүгенге көндә Россиядә мондый статуска бары Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты гына ия.

Саммиттан соң Габбас хәзрәт Индонезиядә булды, анда BPJPH (хәләл сертификацияләү буенча милли агентлык) белән эшлекле сөйләшүләр узды һәм комитетны аккредитацияләү барышын тәмамлау өчен Индонезия делегациясенең Россиягә сәфәрен оештыру буенча килешүгә ирешелде.

Сәфәрен дәвам итеп, Габбас хәзрәт Сингапурда Halal seminar-да булды, сәфәр кысаларында MUIS (Сингапур мөселманнары советы) җитәкчелеге белән очрашу узды, анда сертификация таләпләре, индустрия проблемалары һәм хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Төп акцент комитет тарафыннан аккредитация алуга бирелде.

Моңа кадәр, сентябрьдә, Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты стандартлары Иорданиядә рәсми танылу алган иде. Моны раслаучы хат Корольлекнең авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килде.

Фото: Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы