Мөселманнар игътибарына: финанс мошенникларыннан ничек сакланырга?

03 сентябрь 2025 ел 09:36
Мөселманнар игътибарына: финанс мошенникларыннан ничек сакланырга?

Бүгенге көндә һәркем финанс мошенникларының корбанына әверелә ала. Акча урлау өчен алар төрле мәкерле юллар уйлап чыгаралар: кешене ышандырып, аңа исем-шәрифләре белән мөрәҗәгать итеп, шәхси мәгълүматларын әйттерәләр.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, шушы пунктларны истә тотарга киңәш ителә:

1. Сезгә таныш булмаган кешенең шалтыратуы, хат җибәрүе шик тудырырга тиеш. Алар үзләрен банк, полиция, кибет хезмәткәре яки сезнең туганыгыз дип таныштыруы бар. Ышанмагыз! Трубканы куегыз да, үзегезнең банкка, якыннарыгызга шалтыратып сөйләшегез.

2. Сүз “акча ала аласыз”, йә “аларны югалта аласыз”, акчалата бүләкләү, яисә оттырышсыз конкурслар, «бик отышлы» инвестицияләр, салымнарны кире кайтару, ниндидер ышанычлы счетларга акча күчерү һ. б. хакында барырга мөмкин.

3. Иң  хәвефле очрак мошенникларга сезнең банк картасы, логин һәм пароль мәгълүматларының кирәк булуы белән бәйле. Банк хезмәткәре беркайчан да сездән боларны сорамаячак. Шуны истә тотыгыз!

4.  “Сезнең онлайн-банкыгызны ачканнар” яисә киресенчә “сез лотерея оттыгыз” диюләре дә сезне ялгыш адымнар ясарга этәрергә мөмкин. Шуңа күрә, никадәр куркып калсагыз да, ашыкмагыз, үзегезне кулда тотарга тырышыгыз.

5. Кайчак кешегә басым ясап ашыктыра башлыйлар, “Хәзер әйткәнне эшләмәсәгез, аннан соң булуы бар”, - дип куркыталар. Әгәр мондый басым сизәсез икән, шунда ук аралашуны туктатыгыз. Мошенник белән озаграк сөйләшкән саен, ул сезгә шулкадәр көчлерәк басым ясаячак. Сезнең бар сорауларыгызга да аларның җаваплары әзер. Шуңа күрә сөйләшүне озакка сузмагыз!

Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтик:

- акча мәсьәләсенә килгәндә, беркайчан да ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Тынычланып, хәзер нәрсә булуын аңларга тырышыгыз, мәгълүматны кат-кат тикшерегез һәм якыннарыгыз белән киңәшләшегез;

- әгәр банктан борчулы хәбәр белән шалтыратсалар, трубканы куегыз һәм банкның кайнар линиясе номерын җыеп, нәрсә булганын ачыклагыз;

- әгәр сезгә, әйтик, салым органыннан сәер хәбәр җибәрсәләр, сайттагы шәхси кабинетыгызга кереп, барысын тикшерегез яисә салым органына барып килегез;

- әгәр дәүләт түләве турында “бәхет хаты” алсагыз, озак уйлап тормыйча, бу хакта мәгълүмат чараларында яңалыклар эзләгез. Иң яхшысы – бу төр түләүне кертү турындагы законны, Указны яки карарны эзләп табыгыз, бу төр түләүнең кемнәр өчен каралганлыгына игътибар итегез.

Аферистлар белән аралашканда, сез аларның мошенник икәнлеген тиз генә аңлый алмаячаксыз. Шуңа күрә һәрчак уяу булу сорала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы