Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 2нче көнендә (25нче августта), Татарстан Диния Нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вологда мөселманнары җәмгыяте рәисе Альберт хәзрәт Мостафин белән очрашты. Альберт хәзрәт әлеге төбәктә татар җанлы шәхес тә.
Очрашуда Альберт хәзрәт Татарстанда ислам үсеше һәм мәгърифәтчелек буенча кызыксынуы хакында җиткерде һәм хезмәттәшлек алып барырга тәкъдим итте. Хәзрәтләр уртак чаралар – фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештыру планнары турында фикер алышты.