Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

19 август 2025 ел 10:17
Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның 16нчы сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Әлеге курслар зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Укулар 2025нче елның 4нче октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр –  түләүсез. Курсларга язылу башланды!

Беренче кереш дәрес 2025нче елның 4нче октябрендә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 09.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

Соңгы дәрес – 29нчы ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.

Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унбиш сезон дәвамында әлеге курсларда 1600гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы