10нчы сентябрь көнне (Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә) Казанда Коръән фәннәре буенча “Иманколый укулары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чарада түбәндәге темалар буенча фикер алышу көтелә: Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның рухи мирасы; Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы; хәзерге заманда Коръән фәннәре үсеше; Коръән тәфсире буенча уку әсбаплары эшләү; гарәп телен (Коръән текстын) өйрәнү; тәҗвид фәнен өйрәнүдә яңа ысуллар куллану. Әлеге фәнни җыен Коръән фәннәрен өйрәнү өлкәсендә фәнни эшләр алып баручылар өчен кызыклы булачак.
Россиякүләм фәнни-гамәли конференцияне Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге оештыра.
Конференция өч этапта үткәрелә:
1. 2025нче елның 15нче августына кадәр чыгышлар темасы кабул ителә.
2. 2025нче елның 1нче сентябренә кадәр электрон рәвештә материаллар кабул ителә (мәкаләләрнең күләме 8 биткә кадәр).
3. 2025нче елның 10нчы сентябрендә Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә (Казан шәһәре, Чәчәкле урамы, 24) конференция үзе уза. Чит шәһәрләрдә яшәүчеләр онлайн форматта катнаша ала.
Чыгышлар темасын centerxafizov@mail.ru электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз.
Белешмә өчен. Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый – ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” (“Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү”) тәфсире авторы.