Әгерҗе мөхтәсибәтендә “Саклау җыены” узачак

07 август 2025 ел 09:04
Әгерҗе мөхтәсибәтендә “Саклау җыены” узачак

9нчы август көнне Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены узачак. Ул һәр елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәреләчәк.

“Саклау җыены”нда Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре мөгаллим-мөгаллимәләре, районның актив мөселманнары, җәмәгать эшлеклеләре, төрле яклардан – Киров өлкәсеннән һәм Ижау шәһәреннән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр катнашачак.

Әлеге чара кысаларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе көтелә.

Җыенны үткәрүнең төп максаты – бабаларыбыздан әманәт итеп тапшырылган динебезгә һәм борынгы мәчетләребезгә сакчыл караш тәрбияләү, ислам динен куәтләү өчен мөселманнарга очрашу, күрешү мөмкинлеге булдыру.

Саклау авылы җыенының тарихы 2005 елга барып тоташа. Инкыйлабка кадәр төзелгән таш мәчетләргә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән беренче җыен ул вакытта Әгерҗе районында имам-мөхтәсиб булып эшләгән Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тарафыннан оештырыла. Саклау һәм Иске Кызылъяр авылларындагы мәчетләр совет чорында Әгерҗе районында манарасы киселми калган мәчетләр булуы белән дә үзенчәлекле.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы