Мөфти Камил хәзрәт Луганскида яшьләр форумында катнашты

15 июль 2025 ел 21:16
Мөфти Камил хәзрәт Луганскида яшьләр форумында катнашты

Бүген, мөхәррам аеның 20нче көнендә (15нче июльдә), Луганскида “Ватанны саклаучыларның батырлыгы – яшьләргә әхлакый юнәлеш” дип исемләнгән яшьләр форумы узды. Әлеге чараны Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Дагыстан Республикасы мөфтияте һәм Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, иҗтимагый һәм белем бирү оешмалары вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды. Әлеге чарага җыелучыларны сәламләп, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады.

Форумның төп темасы Ватанны саклаучыларның батырлыгы үрнәгендә яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытудан гыйбарәт булды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә һәм үзеңнең туган җиреңә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга аерым игътибар бирелде.

Мөфти Камил хәзрәт форумда катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде һәм конференциянең темасы дәүләт мәнфәгатьләре өчен генә түгел, Россия җәмгыяте өчен дини яктан да бик актуаль булуын искәртте. Ул ассызыклаганча, дәүләт сәясәте дә, илебезнең җирле халыкларының традицион диннәре гомум әхлакый кануннарны ныгытуга юнәлдерелгән.

Мөфти билгеләп үткәнчә, батырлык, куркуны белмәү һәм Туган илне сөю кебек сыйфатлар мөселманнар өчен дә, православие динендәгеләр өчен дә уртак кыйммәтләр булып тора.

– Каһарманлык мисалларын һәм хәзерге чорның мөһим мәсьәләләренә җаваплар табу өчен безгә Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә һәм ислам тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәп әйтәм: әгәр без җәмгыятьтә туган җиргә мәхәббәт хисләрен тәрбияләргә телибез икән, Аллаһы Илчесе ﷺ тормышыннан һәм динебез тарихыннан хак белемнәрне таратырга тиешбез. Сез гаҗәпләнерсез дә, бүгенге көндә Россия алып барган махсус хәрби операция белән Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ җитәкчелегендә оештырылган билгеле Тәбук сәфәрендә никадәр охшашлыклар бар! – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Татарстан Мөфтие чыгышында зур игътибар 630нчы елда (һиҗри исәп буенча 9нчы елда) Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ җитәкчелегендә Тәбукка оештырылган хәрби сәфәргә бирелде. “Пәйгамбәребезгә ﷺ әлеге сәфәрне оештырырга разведкадан килеп ирешкән хәбәр этәрә: Византия императоры гарәп-нәсара кабиләләре белән бергә мөселманнарга каршы 40 мең кешелек гаскәр җыеп мөселманнарга каршы сугышка әзерләнә. Мөселманнарга ике ай дәвамында 530 чакрым юл үтәргә туры килә – Табук Мәдинә белән Шам арасында урнашкан. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ җиһад һәм гомум мобилизация игълан итә”, – дип аңлатып узды Камил хәзрәт.

Әлеге сәфәрнең авырлыклары һәм нәтиҗәләре турында сөйләп, Татарстан Мөфтие мөселманнарның көрәшсез җиңүе турында билгеләп үтте. “Тәбук сәфәре ислам тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия, аның нәтиҗәсендә мөселман җирләре киңәя, ә Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ өммәте ишәя. Тырышлык – бездән, ә уңыш – Аллаһтан. Дин, иман кешеләргә авырлыкларны үтәргә һәм окопта ярдәм итә. СВОда солдатларның һәрберсе үз дине өчен көрәшә...” – дип өстәде Мөфти.

Форумда фикер алышулар дәвам итә. Ачык дискуссияләрнең төп бурычы – күпмилләтле Россия җәмгыятенең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү, шулай ук экстремизм идеологиясенә каршы тору.

Дагыстан Республикасы мөфтияте фотосурәтләре файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы