Диния нәзарәтендә Татарстанда Мәүлид ае уңаеннан тантаналар оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

01 август 2025 ел 15:30
Диния нәзарәтендә Татарстанда Мәүлид ае уңаеннан тантаналар оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә Татарстанда Пәйгамбәр ﷺ туган ай – Мәүлидкә багышланган тантаналарны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда катнашучылар булачак чаралар уза торган көннәр, урыннар, программалар һәм кунаклар турында фикер алыштылар.

Быел мөселман календаренда мөбарәк айларның берсе – Рабигуль-әүвәл ае 23 августта, кояш баю белән, башлана. Бу айда  Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган. Шунысы игътибарга лаек: 26 июньдә (1 мөхәррам) башланган Һиҗри буенча 1447 ел Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы