Бүген Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә Татарстанда Пәйгамбәр ﷺ туган ай – Мәүлидкә багышланган тантаналарны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда катнашучылар булачак чаралар уза торган көннәр, урыннар, программалар һәм кунаклар турында фикер алыштылар.
Быел мөселман календаренда мөбарәк айларның берсе – Рабигуль-әүвәл ае 23 августта, кояш баю белән, башлана. Бу айда Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган. Шунысы игътибарга лаек: 26 июньдә (1 мөхәррам) башланган Һиҗри буенча 1447 ел Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле.