Бүген, мөхәррам аеның 24нче көнендә (19нчы июльдә), Азнакай мөхтәсибәтендә ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм VIII Ачык бәйге үтте. “Коръәннең соңгы ике җүзен яттан яттан белү” номинациясе буенча көч сынашучылар Азнакай шәһәренең Ак мәчетенә җыелса, калганнар Азнакайның “Тау” яшьләр үзәгендә мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты. Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылды.
Бәйге халык арасында Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү максатыннан үткәрелде.
Ул өч номинация буенча узды: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; “Һәфтияк Шәриф” китабын яттан белү (“Фатиха”, “Әл-Бәкара” сүрәсенең беренче биш аяте, “Йәсин” сүрәсен, “Әл-Фәтх” сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр).
Конкурс барышында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан җыелган 70тән артык катнашучы көч сынашты. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны мөхтәрәм җитәкчеләр сәламләде. Катнашучыларны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт исеменнән Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.
Бәйгенең көн тәртибе һәм кагыйдәләре белән Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин таныштырып узды.
Бәйге дәвамында катнашучыларга шәех Мәэмүн әр-Рави (ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы) җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.
Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләде.
Әлеге чара барышында катнашучылар һәм чакырылган кунаклар танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алды, аның рухына багышлап дога кылды.