Бүген, мөхәррам аеның 23нче көнендә (18нче июльдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бангладешның Россиядәге Илчелегенең сәүдә эшләре буенча киңәшчесе Др. Шаһ Мөхәммәд Хәбибул Хәсән белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников, Татарстан мөфтиятенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, Нәзарәтнең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Гыйндуллин катнашты.
Мөфти кунакка Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Нәзарәтнең эш юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук очрашу барышында Камил хәзрәт кунакны Коръәнне өйрәнү, дәгъвәт, нәшрият эшчәнлеге, хәләл стандарты буенча сертификацияләү, хәйриячелек, хаҗны оештыру һәм яшьләр сәясәте кебек өлкәләрдә Татарстан мөфтиятенең казанышлары белән якыннан таныштырды.