Казанда Татарстан предприятиеләрендә “Хәләл” туклану системасын кертү турында фикер алыштылар

03 декабрь 2025 ел 15:13
Казанда Татарстан предприятиеләрендә “Хәләл” туклану системасын кертү турында фикер алыштылар

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 13 нче көнендә (3 нче декабрь), Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитеты белән берлектә «Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге рәисе Шамил Агиев чыкты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов, кунакларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Татарстанда хәләл индустриясенең үсештә булуын, бүгенге көндә предприятиеләрдә эшләүчеләр өчен туклануны оештырганда хәләл стандартларын кертү мәсьәләсе куелуын билгеләп үтте. "Димәк, ислам һәм хәләл яшәү рәвеше кануннарын үтәү мәсьәләсе акрынлап гаилә традицияләреннән тулы бер җитештерү коллективлары дәрәҗәсенә җитә башлады", – дип ассызыклады ул.

Хәзрәт Татарстанда оешмаларда җитештерү коллективларына хәләл тукланунуны оештыру өчен хезмәт, интеллектуаль, финанс яктан барлык мөмкинлекләр һәм ресурслар бар. «Сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләр өчен хәләл туклануны оештыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләрен хуплап кына була. Монда без оешма җитәкчеләренең хезмәткәрләрнең дини карашларын ихластан хөрмәтләвен, дустанә мөнәсәбәтләрне һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту омтылуны күрәбез. Бизнесның коллектив алдында корпоратив социаль җаваплылык тоеп эшләве Россия предприятиеләре өчен яңа чара түгел. Бу очракта компания үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре турында кайгыртып, иң яхшы белгечләрне җәлеп итә. Ә хәзер без предприятиеләрнең мөселман хезмәткәрләре мәнфәгатьләренә дә йөз белән борылуын күрәбез», – диде Илфар хәзрәт. Ахырдан ул Шамил Агиевка мондый башлангычларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Әббяс хәзрәт Шляпошников Татарстан Республикасында хәләл индустриясенең хәзерге торышына анализ ясады һәм алга таба үсеше турында  фикерләре белән уртаклашты. Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә хәләл туклануны оештыруның мөһимлеген ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда, хезмәт коллективларының күпмилләтле составын исәпкә алганда (анда мөселманнар халыкның 54%н тәшкил итә), хезмәткәрләрне үзләренә яраклы ризык белән тәэмин итү социаль иминлек мәсьәләсендә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда төп факторга әверелә. «Корпоратив туклану системасына хәләл стандартларын кертү хезмәткәрләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры йогынты ясый, уңайлы эш мохите булдыруга һәм корпоратив культураны ныгытуга ярдәм итә. Бу «КАМАЗ» заводы һәм «Алабуга» махсус икътисади зона кебек зур сәнәгать гигантлары өчен аеруча әһәмиятле, анда мөселман гореф-гадәтләрен саклаучы меңләгән кеше эшли», – диде Әббяс хәзрәт.

Аның сүзләренчә, республика предприятиеләрендә хәләл туклануны гамәлгә кертү тәҗрибәсе инде уңай нәтиҗәләр күрсәтә. «Татнефть-УРС» ҖЧҖ һәм «ИТЛЕ КИТЧЕН» ҖЧҖ кебек компанияләр хәләл стандартлары буенча туклануны оештыру буенча сынап карау проектларын уңышлы гамәлгә ашыра. Бу исә хезмәткәрләрнең дини ихтыяҗларын канәгатьләндереп генә калмый, ә сыйфатлы ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә тема буенча түгәрәк өстәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасындагы идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Рыбаченок чыгыш ясады.

Шулай ук хәләл туклануны оештыру буенча тәҗрибә белән ТР Конвеншн бюросы җитәкчесе урынбасары Лира Квакуткина, ТРның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов, «ИТЛЕ КИТЧЕН» ҖЧҖ генераль директоры Рәмис Әхмәдуллин, «Татнефть-УРС» ҖЧҖ технологы Ләйсәнә Лаврова һәм башкалар уртаклашты.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә теләктәшлек фондының «Җәмәгать туклануы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында», «Россельхозбанкның һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Фермер мәктәбе» дип аталган түләүсез проекты кысаларында «Хәләл» стандартлары буенча укыту программаларын гамәлгә кертү» турында чыгышлар яңгырады. «Хәләл» стандарты буенча продукция әзерләү максатыннан, ашлыкны җентекле эшкәртү буенча җитештерүне фәнни-техник һәм технологик тәэмин итү» темасына чыгышны техник фәннәр докторы, профессор Нияз Хисмәтов ясады.

Чара азагында түгәрәк өстәлдә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген үк «ИТЛЕ КИТЧЕН» ҖЧҖдә күчмә семинар узды, анда катнашучылар ризыклар әзерләү процессы белән танышып кайтты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы