Бүген, мөхәррам аеның 13нче көнендә (8нче июльдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин IRBIS Компанияләр Төркеме генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт IRBIS Компанияләр Төркеме генераль директоры Ирек Вәлиевка ягулык салу станцияләрендә юлчыларга намаз уку өчен уңайлы шартлар тудырылуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүгенге көндә IRBIS-ның 40лап ягулык салу станциясендә хәләл кафелар һәм намаз уку бүлмәләре эшли. Туклану урыны Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән.
IRBIS компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев мөселман юлчылары өчен уңайлы шартларны үстерү буенча планнарын җиткерде. Ул шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты тарафыннан сертификацияләнгән хәләл ит җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү буенча Мөфтидән кайбер киңәшләр алды.