“Мәрҗани” мәчетендә СВОда катнашучы гаиләләрнең әгъзалары – хаҗилар өчен мәҗлес узды

30 июнь 2025 ел 16:38
“Мәрҗани” мәчетендә СВОда катнашучы гаиләләрнең әгъзалары – хаҗилар өчен мәҗлес узды

“Мәрҗани” мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якын туганнары – Татарстан хаҗилары өчен мәҗлес узды. Быел алар Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә изге җирләргә сәфәр кылды. Бу аларның Туган җиргә кайтканнан соң җыелып беренче күрешүләре булды.

Чәй өстәле янында алар хаҗ кылу тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм аның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, рухи дөньяны баету буенча ихлас теләкләре, Аллаһы Тәгалә аларны хаҗ белән бүләкләгәне өчен шөкрана кылып гыйбадәтләрне арттыру хакында сөйләделәр. Алар шулай ук ярдәмнәр өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерделәр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар өчен дога кылдылар.

Равил хәзрәт кунакларга изге ниятләрен ныгыту өчен күңелгә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде, авыр вакытларда күркәм сабырлык кылу турында нәсыйхәтләрен җиткерде, сынау килгәндә Аллаһка дога кылырга өйрәтте һәм хаҗларның кабул булуын, гөнаһларның гафу ителүен, ике дөнья бәрәкәтен теләп, зур хаҗи дәрәҗәсенә ирешүләре хакында искә төшерде.

Әлеге чара ахырында Равил хәзрәт барлык хаҗиларга хаҗ кылу турында сертификатлар тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы