Мөфти Пензада конференциядә: "Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәте – бүген дә актуаль, анда көн кадагындагы барлык мәсьәләргә җавап бар!»

26 июнь 2025 ел 12:19
Мөфти Пензада конференциядә: "Пәйгамбәрнең ﷺ сөннәте – бүген дә актуаль, анда көн кадагындагы барлык мәсьәләргә җавап бар!»

Бүген, 1447 Һиҗри ел, Мөхәррам аеның 1 нче көнендә (26 июнь), Пенза шәһәрендә «Глобаль халыкара чакырулар шартларында гражданлык-хокукый аң формалаштыруда һәм Россия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда дини оешмаларның роле» дигән конференция уза. Чараны Пенза өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Пенза өлкәсе мөселманнарының Үзәкләшкән Диния нәзарәте оештыра. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Җыенда шулай ук Казан казые, Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе Булат хәзрәт Мөбарәков катнаша. Форумда катнашучылар арасында төрле дини оешмаларның рәсми вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт структуралары хезмәткәрләре һәм галимнәр бар.

Мөфти Камил хәзрәт конференцияне Коръән укып ачып җибәрде. Ул шулай ук конференция кунакларын Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде. Камил хәзрәт игътибарны фәнни-дини җыелышның мөбарәк Мөхәррәм аеның һәм Һиҗри буенча яңа 1447 елның беренче көнендә ачылуына юнәлтте. Ул Мөхәррамның һәртөрле низаглар һәм сугышлар тыелган ай икәнлеген, бу айда гыйбадәтләрне арттырырга һәм әхлагыбызны яхшыртырга кирәклеген әйтте. Ә 1447 ел тарихка сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ тууына 1500 ел тулу белән кереп калачак.

– Бу бөек дата бар кешелеккә Аллаһның Илчесе Мөхәммәд ﷺ сөннәтенең хәзерге заман белән аваздаш икәнлеген һәм барлык авырлыклардан чыгу юлы булуын искә төшереп торырга тиеш! Пәйгамбәребезнең ﷺ зирәклегенә һәм аның мисалына иярү халыклар арасында милләтара һәм динара тынычлыкны, татулыкны ныгытыр, җәмгыятьтә социаль гаделлекне һәм үзара хөрмәтне арттырыр.

Камил хәзрәт, бу сүзләрен раслап, сөннәттән төрле дин вәкилләре арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтүче төрле мисаллар китерде: “Мөселманнар, Мәдинәгә килеп урнашкач, җирле яһүдләр һәм башка мөселман булмаган кавемнәр белән мәшһүр Мәдинә килешүен төзи. Бу килешүдә, нинди дин тотуына һәм кайсы нәселдән булуына карамастан, барлык халыклар да дус-тату яшәргә тиеш булган гадел мөнәсәбәтләр билгеләнгән. Мөфти шулай ук Һиҗрәттән мөселманнар алырга тиешле дәресләрне дә әйтеп үтте: алар дин кардәшләреңә ярдәм итү, искиткеч түземлек, сынаулар һәм авырлыклар алдында чыдамлылык белән бәйле. 

Бүгенге конференциядә катнашучылар дәүләт һәм диннәр арасындагы диалог белән бәйле төп проблемалар һәм аның чишелеше, диннәр арасындагы багланышлар, радикаль идеологияләр таралу проблемалары һ.б. кагылышлы темалар турында фикер алыша. Конференциянең максаты – җәмгыятьнең төрле катламнары арасында диалогны ныгыту һәм үзгәреп торучы халыкара вәзгыять шартларында уртак карарлар кабул итү.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы