Бүген Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы авылларында һәм шәһәрләрдә шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре үтте. Нәзарәт мөхтәсибәтләре аларны мәчет янәшәсендә генә түгел, паркларда, скверларда һәм стадионнарда үткәрде. Балалар һәм өлкәннәр өчен биредә спорт чаралары, уеннар, конкурслар, мастер-класслар әзерләнде, аттракционнар, батутлар, хәләл ярминкәләр эшләде, балаларның чыгышлары һәм мөнәҗәтләр яңгырады.
Мисал өчен, Казанда “Корбан Фест” 10 мең кешене җыйса, Чаллыда гаилә бәйрәме “Нур-Ихлас” һәм “Тәүбә” мәчетләрендә 3 меңнән артык кеше катеашында үтте. Лаеш мөхтәсибәтендә дә Корбан бәйрәменә иҗади яктан бик якын килгәннәр: Корбан бәйрәменең матурлыгын күрсәтү һәм халыкны исламга тарту өчен, биредә барлык теләүчеләр өчен мәчетләргә экскурсияләр оештыралар, пылау белән сыйлыйлар, балалар өчен рәсем бәйгесе үткәрәләр, батутлар һәм аттракционнар куйганнар. Бүген Нәзарәтнең башка мөхтәсибәтләрендә дә балаларга күңелле булды: бәйрәмнәр Алабуга, Зәй, Арча, Питрәч, Әтнә, Тукай, Теләче, Биектау, Балык бистәсе, Әлки, Менделеевск, Лениногорск, Буа һ.б. районнарда үтте.
Фотосурәтләр: Нәзарәт мөхтәсибәтләре.