Татарстан Мөфтие Черкесскида Динара яшьләр форумында катнашты

23 май 2025 ел 10:26
Татарстан Мөфтие Черкесскида Динара яшьләр форумында катнашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Карачай-Черкесския Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Камил хәзрәт һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Черкесскида «Гомумроссия тәңгәллеген формалаштыру һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен трансляцияләү» дигән динара яшьләр форумында катнашты.

Татарстан Мөфтие форумда Россия җәмгыятендә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Форумны КЧР мөфтияте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырды.

Бу мөһим вакыйга Россиянең төрле төбәкләреннән динара диалогны ныгытырга һәм яшьләр арасында патриотик кыйммәтләрне үстерергә омтылучы дәүләт хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм дин әһелләрен җыйды. Алар бердәм Россия тәңгәллеген формалаштыруның мөһим мәсьәләләре һәм деструктив идеологияләргә каршы торуда традицион кыйммәтләрнең роле турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы