Бүген Черкесскида Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Россия Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Чайканың Рәхмәт хатын тапшырдылар. Анда Камил хәзрәтнең Төньяк Кавказ федераль округы территориясендә динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертүе билгеләп үтелә. Татарстан Мөфтие даими рәвештә эксперт сыйфатында җәмгыятьтә динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм низагларны җайга салу мәсьәләләре буенча мәйданчыкларга җәлеп ителә.
Камил хәзрәткә Юрий Яковлевичның рәхмәт хатын «Гомумроссия тәңгәллеген формалаштыру һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен трансляцияләү» дигән динара яшьләр форумын вакытында Төньяк Кавказ федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе Айдамир Вәлиев тапшырды. Форумны КЧР мөфтияте Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә уздыра.
Форум башланыр алдыннан, Камил хәзрәт имам Әбу Хәнифә исемендәге Карачай-Черкессия ислам институты шәкертләре белән очрашты. Мөфти шәкертләр белән аралашты һәм аларга Коръән белеменең кыйммәте турында вәгазь сөйләде, карата әһле сөннәт гакыйдәсенә нисбәтле һ.б. үгет-нәсыйхәт бирде.