Казанда III Республикакүләм студентлар конференциясе ачылды

22 май 2025 ел 13:14
Казанда III Республикакүләм студентлар конференциясе ачылды

Бүген, зөлкагъдә аеның 24нче көнендә (22нче майда), Россия ислам институтында “Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм ватанпәрвәрлекне ныгытудагы роле” дип исемләнгән III Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Фәнни җыенда 10нан артык югары уку йортыннан, көллиятләрдән, мәдрәсәләрдән һәм гуманитар юнәлешләр буенча белем бирүче башка белем бирү учреждениеләреннән 100дән артык студент катнаша.

Әлеге фәнни форумны Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәме белән Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештырды.

Пленар сессиядә катнашучыларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең Ислам мәгарифе советы директоры, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фондының төбәк программаларын җайга салу һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Алексей Петров, Болгар ислам академиясенең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Илшат Мөхәммәтзарипов сәламләде.

Чара Коръән аятьләре уку белән башланда. Изге Китаптан аятьләрне Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган Илназ Хаҗиев укыды.

РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин ассызыклаганча, конференция программасы бай эчтәлекле һәм кызыклы, төрле фәнни юнәлешләрне һәм темаларны колачлый. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, конференциядә катнашучылар арасында кытай һәм фарсы телләрен белүче студентлар бар, бу мәдәниятара алмашуны тулыландыра.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде: “Бүген 100дән артык студент үз чыгышларын җиткерәчәк! Сез бик күп актуаль сораулар күтәрәсез: татар дини мирасыннан алып мөселманнар тормышында ясалма интеллект аспектларына кадәр. Темаларның мондый төрлелеге һәм киңлеге безнең өммәтебезнең чәчәк атуын, заман белән бергә үсүен һәм шул ук вакытта традицияләрне саклавын күрсәтә, һәм иң мөһиме – Ватанга ихлас мәхәббәт тәрбияли. Сезнең чыгышлар һәм тикшеренүләр ярдәмендә без әйләнә-тирә чынбарлыкка Сезнең караштан карый алабыз”.

Илфар хәзрәт шулай ук пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламнең Коръәндә китерелгән билгеле догасын искә төшерде: “Әйтте: “И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Телемдәге төенне чиш. Сүземне яхшы аңлый алсыннар” (“Та Һа” сүрәсе, 25-28нче аятьләр).

Пленар утырыш барышында Илфар хәзрәт Хәсәнов Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фондының төбәк программаларын җайга салу һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Алексей Петровка РИИ эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ул аңа Россиядә ислам мәгарифен үстерүгә керткән зур өлеше һәм ярдәме өчен Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медален тапшырды.

Алексей Петров үз чиратында ассызыклаганча, ил үсеше өчен ата-бабаларыбызның мирасын истә тоту мөһим:

– Яшь буынның, әлеге конференциядә катнашучы студентларның үз тарихларын белмичә, мәдәни мирастан һәм ватанпәрвәрлектән башка илнең үсеше мөмкин түгеллеген аңлавы куандыра. Ата-бабаларыбызның үткәнен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә, беркем дә илебез бердәмлеген боза алмаячак. Конференция эшендә уңышлар телим, – диде Петров.

Аннары конференция түбәндәге секцияләр кысаларында үз эшен дәвам итте: Россиядә ислам дин гыйлеме һәм теология: тарихы һәм хәзерге торышы; яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем; туган тел һәм әдәбият; күп төрле дини киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр; хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама: өйрәнелүе, үсеш баскычлары һәм киләчәге.

Конференция ахырында һәр секция буенча иң яхшы чыгышлар билгеләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы