Корбан бәйрәме – 2025

22 май 2025 ел 13:36
Корбан бәйрәме – 2025

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2025 елның 6 июненә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Быел Гарәфә көне – 5 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 6 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. 

Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02:00 - 03:00 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:00 - 03:30 – гает вәгазе укылу;
03:30 – гает намазын уку;
03:40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Тулы мәгълүмат алу өчен үзегезне кызыксындырган бүлекнең “+” тамгасына басыгыз.

КОРБАН БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА НӘРСӘЛӘР БЕЛЕРГӘ КИРӘК ?
КОРБАНЛЫК ХАЙВАННАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ ҺӘМ КАЛДЫКЛАРНЫ ЮККА ЧЫГАРУ МӘСЬӘЛӘСЕ
ТӘКБИР ӘТ-ТӘШРИК КӨННӘРЕ

 КАЗАНДА КОРБАН ЧАЛУ УРЫНННАРЫ 
"ЗАКЯТ" ХӘЙРИЯ ФОНДЫНА КОРБАНЛЫККА ГАРИЗАЛАР" 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы