Бүген, зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (16нчы майда), “Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Каллиграфия сәнгате һәм аны хәзерге дөньяга интеграцияләү мөмкинлекләре” дип исемләнгән темага сессия үткәрелде. Сессиядә катнашучылар ислам сәнгати мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән каллиграфия фәненең әһәмияте хакында фикер алышты.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сессиядә катнашучыларны аның урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин сәламләде. Ул сессияне оештыручыларга илебезнең каллиграфия мәктәбе традицияләренә игътибар биргәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм бүген Казанда Россия-мөселман каллиграфия мәктәбе яңадан торгызылуын билгеләп үтте. Үз сүзләрен раслап, ул кулъязма Казан Коръәнен искә алды:
– Казан кулъязма Коръәне – каллиграфия сәнгатенең һәм аның фәнни дәрәҗәдәге әһәмиятен үз эченә туплаган. Россия мөселманнары өчен ул зур әһәмияткә ия, чөнки ул фәкать Казан белгечләре тарафыннан гына язылган беренче кулъязма Коръән: аны Казан каллиграфы безнең хафизлар һәм галимнәр җитәкчелегендә эшләде, – дип җиткерде Ришат хәзрәт.
Казан кулъязма Коръәне проекты хакында тулырак Шәех Мәэмүн Шәгъбән Хәлил әр-Рави сөйләде – ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы.
Ул билгеләп үткәнчә, Аллаһы Тәгалә Татарстанга һәм Россиягә 1803нче елда барлык кануннарга туры килә торган беренче басма Коръән дөнья күрү мөмкинлеген биргән һәм “әлегә кадәр, ике гасырдан соң да, Татарстан Изге Китап турында кайгыртуын дәвам итә”, дип ассызыклады.
– Аллаһ Раббыбыз бу җиргә Рәисне – Рөстәм Миңнехановны биргән, шулай ук мәгърифәтчелеккә һәм белем таратуга зур омтылыш бирүче яшь мөфти – шәех Камил Сәмигуллинны биргән, – диде дин белгече. – Ул хәзерге Россиядә беренче кулъязма Коръән булган яңа Казан басмасын булдыру проектын башлап җибәрде.
Шәех билгеләп үткәнчә, беренчедән, Казан кулъязма Коръәне классик гарәп каллиграфиясенең оригиналь манерасында язылган: уку уңайлы булсын өчен сүзләр арасында бушлыклар каралган. Моннан тыш, кулъязма Коръән нигезендә дөрес язу фәне буенча 11 чыганак ята (бүгенге басмаларның күбесе шуның икесенә генә таяна). Казан кулъязма Коръәне 19 мүсхәфнең чагыштырма анализы нигезендә әзерләнде, шуның 15е Исламның беренче гасырларына карый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан мүсхәфендә хәрәкәләр куелганда үз вакытында татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тәкъдим иткән тамгалар өстәлгән (шәрык (мәшрик) системасы кулланылган).
Татарстан мөфтияте тарафыннан кулъязма Коръәнне әзерләү Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында – 2022нче елда башланды. Бүгенге аны әзерләү төгәлләнде, хәзер ул басмага әзерләнә.
Бүген “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумының пленар утырышы ачылышында барлык катнашучылар Казан кулъязма Коръәне өчен язылган аятьләрне күрә алды. Мөфти Камил хәзрәт тарафыннан Коръән укыганда әлеге юллар тамаша залының зур экраннарында күрсәтелде.