Мөфти Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының яңа ислам банк продуктларын хуплау турындагы карарларын тапшырды

16 май 2025 ел 18:01
Мөфти Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының яңа ислам банк продуктларын хуплау турындагы карарларын тапшырды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 18 нче көнендә (16 майда), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” Халыкара икътисади форумы кысаларында яңа финанс продуктларының шәригать таләпләренә туры килү турындагы сертификатлар тапшырылды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан сертификатларны Россиянең 4 финанс оешмасы вәкилләре алды.

Нәзарәт «ТР Эшмәкәрлеккә теләктәшлек фонды»ның – «Кард хасан – Развитие экспорта» продуктын; "ТБанк» АҖ-нең – «Сервис Халяль Инвестиции» продуктын; «ПСБ банкы»ның – «Исламский расчетный счет» һәм «Партнерский факторинг» продуктларын; «Мирас ФК» ҖЧҖ-нең «Кард хасан» продуктларын хуплады.

Яңа финанс продуктлары Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге (РЦИЭФ) белән берлектә эшләнде һәм Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланды. Бу финанс оешмаларының һәрберсенә, продуктларны гамәлгә кертүне тикшереп тору өчен, Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасыннан шәригать күзәтчесе беркетелгән

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы