KazanForum кырларында Диния нәзарәте һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге арасында Меморандум имзаланды

15 май 2025 ел 13:15
KazanForum кырларында Диния нәзарәте һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге арасында Меморандум имзаланды

Бүген, зөлкагъда аеның 17 нче көнендә (15 май), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында  Диния нәзарәте һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге арасында Меморандум имзаланды. Меморандумга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Фарсы култыгына кергән гарәп дәүләтләре һәм Йәмән Республикасы хезмәттәшлек советының аккредитация үзәге генераль директоры Мотеб әл Мезани кул куйды

Документны имзалауның максаты – хәләл индустриясе, стандартлаштыру, сертификацияләү, кадрлар әзерләү, мәгълүмат алмашу һәм хәләл продукцияне халыкара базарларга чыгаруга теләктәшлек итү өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү.

Уртак эш юнәлешләренә стандартлар, спецификацияләр һәм регламентлар алмашу; техник җайга салу өлкәсендә хезмәттәшлек итү; стажировкалар һәм укыту программаларын оештыру; экспертлар алмашу һәм уртак тикшеренүләрдә катнашу; хәләл продукцияне: азык-төлек товарларын, косметиканы башка категорияләргә мәгълүмати яктан теләктәшлек итү керә.  

Әлеге Меморандумны имзалау стратегик әһәмияткә ия. Документ Россия хәләл сертификацияләү системасына чит ил партнерлары тарафыннан ышанычны арттырырга ярдәм итә, җитештерүчеләрнең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә һәм Татарстан Республикасының Россиядә хәләл индустрияне үстерүнең төп үзәге буларак позициясен ныгыта. Меморандум шулай ук фәнни һәм мәгариф өлкәсендә алмашу өчен яңа офыклар ача, стандартларны җайга салуга, бердәм инфраструктура булдыруга һәм хәләл товарлар җитештерү һәм куллану өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек өчен уңайлы эшлекле мохит булдыруга ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы