KazanForum мәйданчыгында Беренче халыкара AAOIFI конференциясе башланды

15 май 2025 ел 11:07
KazanForum мәйданчыгында Беренче халыкара AAOIFI конференциясе башланды

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (15нче майда), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында AAOIFI конференциясе ачылды, ул “Партнерлык финанслары һәм инвестицияләре: тотрыклы үсешкә һәм глобаль партнерлыкка теләктәшлек” исеме астында уза.

AAOIFI - партнерлык (ислам) финанслары стандартлары буенча төп мәйданчык, ул үз эченә җитәкчелекне, үзәк банклар, финанс институтлары һәм 45 илдән артык эксперт җәмгыяте вәкилләрен берләштерә.

Конференция Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Коръән аятьләре укып ачылды.

Конференция тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара элемтәләрне тотрыклы үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итеп, партнерлык финанслары өлкәсендә стратегияләр эшләү өчен платформа булырга тиеш.

Конференция программасына Россия һәм чит ил җитәкчеләре һәм хакимият органнары, халыкара оешмалар вәкилләре катнашында пленар утырыш, шулай ук стандартлаштыру, инвестицион хезмәттәшлек, глобаль ислам экосистемасын һәм финанс грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган тематик сессияләр кертелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы