Бүген, Зөлкагъдә аеның 16 нчы көнендә (14 майда), «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» Халыкара хәләл продукция ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Төркиянең сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗан, Фарсы култыгы илләре аккредитация үзәге генераль директоры Мотеба әл Мезани, «Агроэкспорт» Федераль үзәк җитәкчесе Илья Ильюшин һәм башкалар катнашты.
Ярминкәне Мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләре укып ачты.
Татарстан Рәисе үз чыгышында «Kazan Halal Market» ярминкәсенең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында узучы беренче рәсми чара булуын билгеләп үтте. «Бүген хәләл – ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдырган, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштергән тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан Россиянең ислам икътисадын үстерүдә әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриясенә теләктәшлек итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм илебез Хөкүмәтенә республикага күрсәткән ышаныч һәм чараларны уздыруда ярдәм өчен рәхмәт белдерде. "Өченче ел форум гомумфедераль күләмдәге чара булып тора. Анда катнашучылар саны бермә-бер артты. Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү мөһимлеген һәм кирәклеген чагылдыра», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Татарстан Рәисе үзенең чыгышында дөньякүләм хәләл продукция базарының динамик үсешенә басым ясады: базар күләме 2,7 трлн доллардан артык дип бәяләнә. "Татарстанда гына да «хәләл» стандарты буенча 150 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Шунысы куанычлы: бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана. Без ислам илләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планлы эш алып барабыз. Узган ел республика мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет Фарсы култыгы илләренә продукция кертү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада хәләл ярминкәләр – күркәм традиция, ул анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе хәләл секторны үстерүгә өлеш кертүе өчен оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, халыкара һәм Россия компанияләренә аерым рәхмәт белдерде. Ярминкәдә катнашучыларга – нәтиҗәле эш, ә кунакларга уңышлы сатып алулар һәм якты тәэсирләр теләде. Һәм башка мәйданчыкларда уза торган «KazanForum» чараларына чакырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка кунаклар ярминкә белән танышты һәм анда катнашучы компанияләр вәкилләре белән аралашты. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация узган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин.
“Kazan Halal Market” 13-18 май көннәрендә эшләячәк. Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән, Әфганстан, Пакыстан, Казахстан, Азербайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегал кебек илләрдән барлыгы 150 дән артык компания, шулай ук 40 меңнән артык сатып алучы катнашачак.
Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерде.
Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарды. Нәтиҗәдә ярминкә мәйданчыгы Комитет күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: хәләл булмаган продукция сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, бәдрәф бүлмәләре төзекләндерелде һәм таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында хәләл продукция җитештерүчеләрнең саны 150 дән артып китә, шуларның 20 ләбе товарын экспортка чыгара.
Татарстан Республикасында хәләл продукция җитештерү күләме 10,0 млрд. сумнан артып китә, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 10% ка күбрәк. 2024 елда Татарстан Республикасының хәләл продукция экспорты 14,0 млн. АКШ доллары тәшкил итте: 2023 ел белән чагыштырганда 21,7% ка үсеш күзәтелде.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукция экспорты 8,0 млн доллардан артып киткән, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясенә кагыла. Ел ахырына кадәр 17 млн. доллардан арттыру бурычы куела.
Төп экспортерлардан «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәр» компаниясе (ит продукциясе), «ВАМИН-Татарстан» (атланмай, сыр), «MLK-GROUP» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять санала.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» милли проекты максатларына туры килә.
Ярминкә 13 майдан 18 майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.